Татарстанның 72 мең пенсионерына пенсиягә өстәмә түләү кабаттан исәпләнде.

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Пенсиягә социаль өстәмә түләүне кабаттан исәпләү нәтиҗәсендә 72 эшләмәүче пенсионер арттырылган түләүләр алды. Айлык өстәмә түләү уртача 460 сумга артты.

Кабаттан исәпләү агымдагы елның апрелендә "Дәүләт социаль ярдәме турында"гы һәм "Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында"гы федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә уздырылды.

Бүгенге көндә федераль социаль өстәмә түләү Татарстанның барлык районнарында бирелә. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер ала, өстәмә түләүнең уртача күләме 1,7 мең сум тәшкил итә.

Россия Пенсия фондының кайнар элемтәсе

 8-800-600-44-44

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International