Президент Әмере белән, агымдагы елның 1 июленнән инвалид балалар һәм беренче төркем балачак инвалидларын карау өчен айлык түләү артты. Аның күләме якынча икеләтә - 5,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр күтәрелде. Мондый күләмдә түләү инвалид балалар һәм беренче төркем балачак инвалидларын караган ата-аналарга, уллыкка алучыларга, шулай ук опекуннарга һәм попечительләргә бирелә.
Башка караучыларга түләү элекке күләмдә кала - ул 1,2 мең сум тәшкил итә.
Яңа күләмдә түләү июль аеннан аны рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итүчеләргә генә түгел, аны бүгенге көндә алучыларга да (аларның саны - 9 мең кеше) биреләчәк. Алар өчен түләүне арттыру гариза бирмичә дә башкарыла.
Бүгенге көндә 9,5 мең инвалид балалар һәм беренче төркем балачак инвалидларны карау белән бәйле түләүләрне 5,5 мең сум күләмендә ала.
Түләүне рәсмиләштерү өчен шәхси кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда түләү билгеләү һәм кешенең тәрбияләү өчен ризалыгы турында гариза Россия Пенсия фонды сайтында яисә Пенсия фондының клиентлар хезмәте эшли.
Россия Пенсия фондының кайнар элемтәсе 8-800-600-44-44
Белешмә өчен телефон 074, 88555507411