Мәҗбүри социаль иминиятләштерү чараларыннан файдаланып калырга ашыгыгыз

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Производствода имгәнүләрне һәм һөнәри авырулар санын киметү максатыннан быел да РФ Социаль иминиятләштерү фонды - ТР буенча төбәк бүлекчәсе тарафыннан хезмәтне саклау буенча профилактик чараларны финанслау дәвам итә.

Агымдагы елның март аенда РФ Социаль иминиятләштерү фондының №15 Филиалы тарафыннан производствода имгәнүләр алуны һәм һөнәри авыруларны кыскарту буенча кисәтү чараларын финанслауга мәҗбүри социаль иминияте чараларыннан файдалану мөмкинлеге турында предприятие җитәкчеләренә хатлар җибәрелде.

Гаризалар тапшыру өчен вакыт аз калды.

Кисәтү чараларын финанс тәэмин ителеше турында гариза белән агымдагы елның 1 августына кадәр иминиятләнүчегә РФ Социаль фондының ТР буенча №15 Филиалына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Яр Чаллы, Мәскәү проспекты. 55 нче йорт һәм районнардагы вәкаләтле белгечләр аша яисә  Интернет челтәрендә адрес буенча дәүләт хезмәтләре порталын кулланып, электрон рәвештә җибәрергә була -www.gosuslugi.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International