ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2015 ел
җомга
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә шәхси хуҗалыктагы бер су­тый җирдә яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сатудан алынган чи­ста керемнең нор­матив суммасы билгеләнде.

Беренче графа – савымчының исем-фамилиясе, икенче – шул савымчы эшләгән ферма исеме, өченче – савымчының 2015 елның беренче яртыеллыгында сауган сөте (центнерларда), дүртенче – 6 айга бер сыерга исәпләгәндә сауган сөте (килограммнарда) 

Югары Тәкермән авылында “Вамин” чорында башланган “Органик Групп” хакимлек иткән көннәрдә 400 баш яшь маллар һәм таналарга исәпләнгән өр-яңа корпус сафка басты. 

 Моннан бер ай элек Кругловлар гаиләсе социаль ипотека программасы буенча яңа төзелгән йортларның берсендә яши башлады.

Машинадагы иң таушала торган урын – ул электр чыбыгы. Ул теләсә кайсы вакытта эштән чыгарга һәм янып китәргә мөмкин, чөнки чыбык даими рәвештә көчәнеш астында була. 

Һәр айның соңгы якшәмбесендә Әтрәкле авылында ярминкә оештырылуын онытма­дыгызмы? Ярминкәнең чираттагысы 26 июль көнне иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Анда авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продук- цияләрен дә, кул эшләнмәләрен дә сата ала. 

Футбол буенча Татарстан беренчелегенә булган чираттагы уенда, вәгъдә иткәнчә, безнең футболчылар җиңү яулады. 

Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендәге халык телендә “черная общага” дип йөртелгән тулай торак урынында хәзер өч катлы йорт төзелеше бара. Аның подрядчысы – Олег Ильин җитәкчелегендәге “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы.

1600 гектарда ашлык суктырып алынды. 

Су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр үтәчәк. Бу елдан башлап, чемпионат кысаларында элеккеге чемпионнар катнашында “Мастерс” турниры да оештырыла башлый. Дөньяның танылган спортчылары турнирда 5-16 августта чыгыш ясаячак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International