ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

Мензелинские зори” агрофирмасы “Калинин” хуҗалыгы савымчысы Резеда Загидуллина 27-28 июльдә республикабызның Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалыкта машина белән сыер саву операторларының 43 нче конкурсында катнашты.

28 июль көнне “Органик групп Чулман” агрофирмасының Тәкермән хуҗалыгы солы суктыруга кереште һәм бу хуҗалык 300 гектарда солыны суктырып алды.

Кичә “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре көзге культуралар суктыруны төгәлләделәр, алар иртәгә арпа суктыруга керешәчәкләр.


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Район хуҗалыклары барысы 15200 гектарда бөртекле культураларны җыеп суктырдылар. Суктырылган ашлыкның күләме 40 мең тоннадан артып китте.  Планга карата мәйданнарның  30 процентты җыелды.  Районыбыз кырларында 59 комбайн уракта катнаша.  Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 2 мең тоннадан артык   салам төргәкләргә төрелгән.

 

Авылларда һәр ел саен профессиональ иҗат коллективлары гастрольләрен оештыру матур традициягә әйләнде. Татарстанда 2013 елдан уздырыла башлаган “Мәдәни җәй” проекты кысаларында кичә районыбызның Тупач авылында Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге әдипләре белән очрашу узды.

Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырыла.


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Урыс авыл җирлеге халкы өчен зур бәйрәм булды. Әлеге җирлектәге Тулбай авылында Президентыбызның “Авылларда  клублары төзү” программасы буенча 50 кешегә исәпләнгән яңа төзелгән клуб ачылды. Тантаналы чарага район башлыгы Айдар Салахов,  Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина, клубны төзүче “Лига” ҖЧҖ директоры Николай Степанов һәм башка рәсми затлар килде. Клубны ачканда Әлфия Когогина болай диде:


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Урыс авыл җирлеге халкы өчен зур бәйрәм булды. Әлеге җирлектәге Тулбай авылында Президентыбызның “Авылларда  клублары төзү” программасы буенча 50 кешегә исәпләнгән яңа төзелгән клуб ачылды. Тантаналы чарага район башлыгы Айдар Салахов,  Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина, клубны төзүче “Лига” ҖЧҖ директоры Николай Степанов һәм башка рәсми затлар килде. Клубны ачканда Әлфия Когогина болай диде:

Бикбау мәдәният йортында “Исәнме җәй” дип аталган концерт узды. Ә артистлары – авыл балалары һәм әби-бабайлары янына кунакка кайткан оныклар иде.


15
июль, 2016 ел
җомга

Кичә районыбызда комбайннар парады, ягъни урып-җыюга техникаларның 2016 ел уңышын җыюга әзерлекләрен тикшерү үтте.

Хәерле сәгатьтә игенче!

Район хуҗалыклары арасында быелгы уңышны җыеп алу өчен көрәш башланды. Быелгы уракны иң беренчеләрдән булып “Органик групп  Минзәлә” ҖЧҖнең Мәлкән хуҗалыгы башлап җибәрде. Бу хуҗалык арышны теземнәргә 14 июльдә үк сала башлады.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

 “Органик групп Минзәлә” ҖЧҖнең Мәлкән хуҗалыгында “Мөгезле эре терлекләрдә туберкулез: профилактикалау һәм диагностикалау алымнары” дигән темага ветеринарларның семинар-киңәшмәсе булып үтте. Анда ветеринария фәннәре докторы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең вәкиле Рафат Хамзин, ветеринария фәннәре кандидаты, Н.Э. Бауман исемендәге КДВМА Ветеринария берләшмәсе ФГБОУның эпизиотологы, кафедра доценты Данил Мингалеев, Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, “Органик Групп-Минзәлә” агрофирмасы директоры Илфар Халиков, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Ленар Хәйбуллин, Актаныш, Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарының ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм аларның белгечләре, агрофирмаларның баш ветеринария белгечләре катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International