Урак башланды

2016 елның 15 июле, җомга

Хәерле сәгатьтә игенче!

Район хуҗалыклары арасында быелгы уңышны җыеп алу өчен көрәш башланды. Быелгы уракны иң беренчеләрдән булып “Органик групп  Минзәлә” ҖЧҖнең Мәлкән хуҗалыгы башлап җибәрде. Бу хуҗалык арышны теземнәргә 14 июльдә үк сала башлады.    Икенче көнне “Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин хуҗалыгы көзге бодайны ЕС-1 комбайны белән Марат Петров теземнәргә салды. Теземнәргә салынган арыш һәм көзге бодайның дымлылыгы әлегә 35 процент чамасы. Теземнәргә салынган ашлыкны якшәмбе көнне суктырырга керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International