Россия эшмәкәрлеге көнендә Казанда «АЛГАритм: креатив икътисады» икътисади форумы үткәреләчәк.
2026 елның 26 маенда Казандагы Уникаль Осталык Үзәгендә «АЛГАритм: креатив икътисады» икътисади форумы үтәчәк — бу тәҗриба алмашу, заманга тиң тенденцияләр һәм эшмәкәрлек инициативаларын үстерү, шулай ук бизнес, технологияләр һәм иҗат чигендә киң масштаблы мәйдан.
Форум тәҗрибәле һәм яңа эшмәкәрләрне, үз-үзеңне үстерүчеләрне, профиль югары уку йортлары студентларын һәм креатив һәм бизнес-сәнәгать экспертрларын берләштерәчәк.
Форумны оештыручылар — Татарстан Республикасы Икътисад Министрлыгы һәм аның карамагындагы «Минем бизнес» үзәге, РФ Эшмәкәрлеген үстерү фонды. Чара милли «Эффектив һәм көндәшлекле икътисад» проекты чикләрендә үткәреләчәк.
Форумның төп юнәлешләре — креатив икътисад, дизайн, ясалма интеллект һәм технологияләр, маркетинг, маркетплейслар. Форумда көн дәвамында 15-тән артык эксперт чыгыш ясыйчак.
Алар арасында:
Александр Цыпкин — Россия язучысы, публицист, стратегик коммуникацияләр буенча эксперт;
Гоша Карцев — Россия стилисты, дизайнер, блогер һәм телевидение алып баручысы, үз бизәнү әйберләре бренды иясе;
Александра Жаркова — эшмәкәр, спикер, SETTERS, SE, re-feel һәм SETTERS Media басмасы соучредителе;
Роман Тарасенко — Россия маркетологы, язучы, спикер, консультант һәм башкалар.
Форум программасында:
экспертлар белән дискуссия сессияләре, сорау бирү мөмкинлеге белән;
реаль бизнес-бурычларны ачу белән практик ворк-шоплар;
креатив икътисад, маркетинг, технологияләр һәм эшмәкәрлек тенденцияләре турында лекцияләр;
катнашучылар арасында нетворкинг һәм тәҗриба алмашу;
хедлайнер-спикерның чыгышы.
«АЛГАритм: креатив икътисады» форумы төбәкнең бизнес һәм креатив җәмгыяте өчен әһәмиятле вакыйга булып, яңа икътисадны формалаштыручыларны һәм киләчәкнең таләп ителә торган продуктларын тудыручыларны берләштерәчәк.
Дата: 2026 елның 26 мае
Үткәрелү урыны: Уникаль Осталык Үзәге, Казан шәһәре