Россия Почтасы күзәтү системасында җибәрү статуслары җыентыгын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм хатлар юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алырлар.
Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм эшкәртү пунктлары эчендәге күчешләр, техник сканерлау һәм башка эчке мәгълүматлар хәзер трекингта күренми. Кулланучы җибәрүнең мәгънәле һәм аңлаешлы хәрәкәт этапларын гына күрер: җибәрү пунктына кабул ителү, трек-номер бирелү, эшкәртүнең башлануы һәм тәмамлануы, тапшыруга әзер булу.
Җибәрү юлының барлык фазалары Почтаның эчке системасында саклана. Бу стандарттан тыш ситуацияләрне оператив табуга мөмкинлек бирә, клиентны күпсанлы ара статуслар белән борчымыйча.
«Күзәтүнең яңа моделенә күчү, клиент юлын гадиләштерүгә, артык статуслардан һәм тәүлек буе техник белдерелүләрдән арынуга юнәлтелде», — дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.