Районыбыз кырларында 59 комбайн уракта катнаша

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыклары барысы 15200 гектарда бөртекле культураларны җыеп суктырдылар. Суктырылган ашлыкның күләме 40 мең тоннадан артып китте.  Планга карата мәйданнарның  30 процентты җыелды.  Районыбыз кырларында 59 комбайн уракта катнаша.  Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 2 мең тоннадан артык   салам төргәкләргә төрелгән.

Көзге культуралар чәчү өчен  җирләрне  әзерләү дәвам итә, бу эш 9000 гектарда башкарылган. Барлыгы 53 мең тоннага якын   сенаҗ базларга салынган.  

http://menzela.ru/ru/the-news/item/15041-rayonyibyiz-kyirlaryinda-59-kombayn-urakta-katnasha.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International