Игеннәрнең 30 проценты җыеп алынды

2016 елның 29 июле, җомга

28 июль көнне “Органик групп Чулман” агрофирмасының Тәкермән хуҗалыгы солы суктыруга кереште һәм бу хуҗалык 300 гектарда солыны суктырып алды.

Кичә “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре көзге культуралар суктыруны төгәлләделәр, алар иртәгә арпа суктыруга керешәчәкләр. Бүген “Органик групп Минзәлә” агрофирмасы хезмәтчәннәре дә көзге культуралар  җыюны төгәлләп “Органик групп Чулман” агрофирмасына ярдәмгә китәчәкләр. Район хуҗалыклары барысы 15100 гектарда бөртекле культураларны җыеп суктырдылар. Суктырылган ашлыкның күләме 40770   тоннадан артып китте.  Планга карата мәйданнарның  30 процентты җыелды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 27 центнер тәшкил итә. Районыбыз кырларында 59 комбайн уракта катнаша.

http://menzela.ru/ru/the-news/item/15050-igenn%D3%99rne%D2%A3-30-protsentyi-%D2%97yiep-alyindyi.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International