С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы җәйге ялларга китәр алдыннан районның Дружба авылы янындагы су буендагы матур бер урында театрның сабантуен уздырды.
Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм – Ураза бәйрәме бүген. Минзәлә шәһәр мәчетенә иртәнге 7 тулганчы бик күп халык җыелган иде.
Якты уйлар, изге гамәлләр ае булган Рамазан ае төгәлләнеп килә. Быелгы ураза көннәре иң озын вакытка, өстәвенә, аның соңгы көннәре эссе булды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ул ураза тотучыларга мәрхәмәтен салды. Үтә эссе көннәрдән соң һава температурасы төшеп, яңгырлар яуды. Ошбу мөбарәк айда мөэмин-мөселманнар тәүбә кылып, гөнаһлардан арынып, гамәл-гыйбадәттә булырга омтыла.
Гимназия хезмәткәрләре бүген авыл эшчәннәренә булышырга барды. Бер автобус тулы педагоглар һәм хезмәткәрләр маллар өчен азык-төлек әзерләү программасында катнашып кайтты.
16 июньдә Минзәлә картлар һәм гарипләр интернат йортында яшәүчеләр Җиңү паркында булып кайттылар. Җәйге кояшлы көндә әби-бабайлар мини-футбол уйнадылар, тренажерларда шөгыльләнделәр, шулай ук шашка уенында катнаштылар. Мондый чаралар үткәрү катнашучыларның сәламәтлекләрен ныгыта, кәефләрен күтәрә.
Тупач авылында яшь буынга һәм социаль инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм итүче “БлагоДарение” хәйрия фонды (учредителе – ТР Дәүләт Советы депутаты, ЗАО “Яран-ойл” директорлар Советы рәисе Ирек Салихов) ярты ел эчендә өр-яңа иҗтимагый үзәк төзеп, сафка бастырды, шул рәвешле тупачлыларга зур бүләк ясады. Үзәкне тантаналы рәвештә ачканнан соң, үзәк артындагы мәйданда гөрләтеп сабантуй узды.
Татар дөньясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый.Бүген Урман чишмәсе аланында Минзәлә район Сабантуе булып узды. Минзәлә район Сабантуена килүчеләр арасында Венер Сәлимгәрәев(элеккеге КГБ җитәкчесе, генерал, якташыбыз), Азат Хамаев (Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры), абыйлы-энеле Әхтәм һәм Фоат Яппаровлар,Эдуард Кузнецов, Равил Миңнехуҗин кебек башка дәрәҗәле кунаклар бар иде.
Бэйрәмдә куңелле сюрпризлар да аз булмаячак Cабантуй программысын Данир Сабиров алып барачак. Сабантуй батырына бүләккә тәкә һәм мотоцикл! Сабантуй кичке салют белән тәмамланачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Районыбызда иң беренче булып татар халык бәйрәме, зур Сабантуй Әтрәкле авылында үтте. Анда район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев һәм башка бик күп кенә рәсми затлар килгән иде.
Быел районыбыз Сабантуйларының тәүгесе Иске Иркәнәш авылында үткәрелде. Милли бәйрәмебез уен-көлке, җыр-бию һәм ярышлар белән үрелеп барды. Кул көрәшендә Фәнүс Исламов, Альвир Даутов, Эльвира Ишембаевага тиңнәр булмады, колгага менүдә исә Рүзәл Гарипов беренчелекне яулады. Ә милли бәйрәмебезнең иң мөһим өлеше булган көрәш бәйгесендә абсолют батыр булып Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунак Ранис Гилязетдинов калды.