Минзәлә мәчетендә ураза гаете узды

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм – Ураза бәйрәме бүген. Минзәлә шәһәр мәчетенә иртәнге 7 тулганчы бик күп халык җыелган иде.

Минзәлә мәчетенең имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт вәгазьләр сөйләде:

– Исламда иң олуг өч бәйрәм бар: Ураза гаете, Корбан гаете һәм җомга көн. Җомга көнне мөселманнар бердәм булып өйлә намазына җыела. Бүген Ураза гаете көнендә без Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылабыз, аннан тоткан уразаларыбызны, биргән зәкятләребезне һәм фитр сәдакаларыбызны кабул итүен, гөнаһларыбызны кичерүен сорыйбыз, – диде ул. - Изге айда күркәм гамәлләр кылынды - Рамазан аеның соңгы ун көнендә мәчеткә керә торган баскыч ремонтланды, шулай ук мохтаҗларга 20 пакет ризык - фитр сәдакасы әзерләнде.

Җыелучыларга котлау һәм изге теләкләр белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм намазы тәмам. Барысы да бер-берсен Ураза бәйрәме белән кул кысып, кочаклашып тәбрикләделәр, сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм Аллаһы Тәгаләгә тугры хезмәт итүне теләделәр. Мәчет ишегалдында районның мөслимәләр берлеге вәкилләре халыкны кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлады. Күңел тынычлыгы, күтәренке рух белән минзәлә мөселманнары өйләренә таралды. Ураза бәйрәме өч көн дәвам итә, мөселманнар бер-берсенә кунакка бара, фәкыйрь һәм мохтаҗларга сәдака бирә, бу изге айның бәрәкәтен, миһербанын тоеп, күңелләре тынычлана.

Исламда тагын бер зур бәйрәм – Корбан бәйрәме, ул Ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International