Гимназияләр авылга булыша

2016 елның 1 июле, җомга

Гимназия хезмәткәрләре бүген авыл эшчәннәренә булышырга барды. Бер автобус тулы педагоглар һәм хезмәткәрләр маллар өчен азык-төлек әзерләү программасында катнашып кайтты. Алар җыйган 500 пар себеркедәге яшел масса малларга кышлау өчен яхшы ризык булыр дип ышанасы килә. Коллектив өчен бу чара саф урман һавасы иснәп, үзара аралашып кайту өчен дә яхшы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International