“Дәүләтов” КФХсы өчен бу көннәрдә кызу урак өсте. Булдыклы фермер Нәсим Германиядә җитештерелгән “Гримме” маркалы бәрәңге, чөгендер, суган һәм кишер алу өчен комбайнны 32 миллион сумга сатып алып кайткан иде. Август башында аны дилерлар килеп эшләтеп, көйләп басуда суган, бәрәңге алып карадылар. Бу комбайн бик җитештерүчәнле, заманча җиһазландырылган, аның белән көне-төне эшләргә була. Комбайн көнгә 10 гектарда бәрәңге алырга сәләтле.
23 август көнне Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында яшелчә һәм җиләк җимешләрдән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә интернат хезмәткәрләре һәм әби-бабайлар үз иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Алмалардан ясалган ташбака, киви, банан,әфлисуннан иҗат ителгән тәвә кошы, кабак, кишердәш ясалган курчак һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Районда план буенча йөкләмәләрен үтәгән комбайнчыларны “Мензелинские зори” агрофирмасының Калморза хуҗалыгыннан башланды. Монда Дамир Гардисламов, Рунар Садриев,Рафис Бәдриев, Динар Муллин, Наил Дәүләтгәрәев бүләкләнде.
Барлыгы 45900 гектар мәйданнан 123930 тонна ашлык суктырып алынган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш 27 центнер тәшкил итә.
7 мең тонна салам төргәкләргә төрелгән. Урып-җыю, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчүне дә берьюлы алып барырга кирәк. Районда план буенча барлыгы16308 гектарда көзге чәчү планлаштырыла, арыш чәчү дәвам итә, барлыгы 2400гектарда арыш чәчелде. Чәчелгән арышның 800 гектары пар җирләренә чәчелгән. Чәчүдә бүгенге көндә 11 агрегат эшли. Игеннәре җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү дәвам итә, бу эш 17800 гектарда башкарылды.Туфракны төп эшкәртүдә 14 агрегат хезмәт куя.
Иркәнәш, Яту, Тегермәнче авыл клублары хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре Иркәнәш басуларында эшләрен инде төгәлләп килүче “Мензелинские зори” агрофирмасы кыр хезмәтчәннәре алдында концерт күрсәтеп алдылар. Концертны Эльмира Галимова (Иркәнәш), Илүзә Камалова (Яту) һәм Алсу Гильфанова (Тегермәнче) оештырды. Җыр-биюләр, нәфис сүз һәм шигырьләр игенчеләрнең күңеленә хуш килде, артистларның һәр чыгышын алар алкышларга күмделәр.
Балаларның җәйге каникулы җитсә, шәһәребезнең мәчете тагын да җанланып китә. Күп булмаса да, икенче ел рәттән мәчет каршында кечкенә майлайлар һәм кызлар өчен ял оештырыла.
Фәрит Мөхәммәтшинның визиты Әтрәкле авылыннан башланды. Аның катнашында Әтрәкледә модульле участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Тантананы ачканда район башлыгы Айдар Салахов Президент программасы нигезендә төзелгән әлеге ветеринария пункты, ремонтланган фермалар, башка обектлар өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Минзәләлеләр Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килүенә зур бүләк ясады.
айон авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 27600 гектарда игеннәр суктырып алынган. Барлыгы 74520 тонна ашлык суктырылып амбарларга кайтарылды. Бүгенге көндә район буенча планлаштырылган мәйданның 55 процентында игеннәр суктырып алынган. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе 1472 гектарда игеннәрне суктырып, уракны районда иң беренчеләрдән төгәлләде. Планлаштырылганның “Мензелинские зори” агрофирмасы Иркәнәш басуларында-92, “Туган як” агрофирмасы-82, “Заиковский” ҖЧҖ дә 73 процент игеннәр җыеп алынды. “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгында язгы бодайны гына суктырып аласы калды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 27 центнер тәшкил итә. Барлыгы 4 мең тонна салам төргәкләргә төрелде, аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Саламнары җыеп алынган кырларда туфракны өстән эшкәртү дә дәвам итә, бу эш 5300 гектарда башкарылды. Җир эшкәртүдә 10 агрегат хезмәт куя. Басулардагы камыл калдыклары өстенә горчица чәчү дәвам итә, бу эш 2100гектарда эшләнгән. “Дәүләтов” КФХсы суган, бәрәңге алуны башлап җибәрде һәм 10 гектар бәрәңгене алып, капчыкларга тутырып сәүдә челтәрләренә озата да башлады.
Анда авыл халкына бер пай җире өчен 1 центнер күләмендә бодай тараттылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 20200 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-7880, көзге бодай-10200, солы-400, борчак-900 гектарда җыеп алынган. “Заиковский ҖЧҖ хуҗалыгы арпа суктыра башлады. Барлыгы 54540 тонна ашлык суктырылып амбарларга кайтарылды. Бүгенге көндә район буенча планлаштырылган мәйданның 41 процентында игеннәр суктырып алынган.