18 августка игеннәрнең 92 проценты урып җыелган

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Барлыгы 45900 гектар мәйданнан 123930 тонна ашлык суктырып алынган.   Һәр гектардан алынган уртача уңыш 27 центнер тәшкил итә.   

7 мең тонна салам төргәкләргә төрелгән. Урып-җыю, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчүне дә берьюлы алып барырга кирәк.  Районда план буенча барлыгы16308 гектарда көзге чәчү планлаштырыла, арыш чәчү дәвам итә, барлыгы 2400гектарда арыш чәчелде. Чәчелгән арышның 800 гектары пар җирләренә чәчелгән. Чәчүдә бүгенге көндә 11 агрегат эшли. Игеннәре җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү дәвам итә, бу эш 17800 гектарда башкарылды.Туфракны төп эшкәртүдә 14 агрегат хезмәт куя.

http://menzela.ru/ru/the-news/item/15315-18-avgustka-igenn%D3%99rne%D2%A3-92-protsentyi-uryip-%D2%97yielgan.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International