Минзәлә картлар йортында яшелчә һәм җиләк җимешләрдән күргәзмә оештырылды

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

 23 август көнне Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында яшелчә һәм җиләк җимешләрдән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә интернат хезмәткәрләре һәм әби-бабайлар үз иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Алмалардан ясалган ташбака, киви, банан,әфлисуннан иҗат ителгән тәвә кошы,  кабак, кишердәш ясалган курчак һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International