Данлы юл узган коллектив быел 80 еллыгын бәйрәм итә. Ә әлеге театр сәхнәсенә 40 елга якын гомерен багышлаган, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев һәм Сабир Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллина 60 яшьлеген билгеләп узарга җыена. Бүген аның гомер бәйрәме. Рәзилә ханым каләм тибрәтә. Сәхнәдәш дуслары, театр тормышындагы гыйбрәтле вакыйгаларны кәгазь битенә төшерергә дә вакыт таба. Бәлкем, якын көннәрдә безгә аның истәлекләр тупланган китабын да күрергә насыйп булыр...