Спектакльдә район башлыклары, хуҗалык рәисләренең тормышы сурәтләнә.
Күптән килгән традиция буенча, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Өлкәннәр көне уңаеннан 7 октябрьдә 10:00 сәгатьтә “Кирәкле кишер яфрагы” сатирик комедиясен хәйрия спектакле буларак күрсәтәчәк.
22 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры премьера алдынннан тамашачыга һәм журналистларга драматург Равил Сабыр пьесасы буенча куелган «Кирәкле кишер яфрагы» комедиясен күрсәтте.
“Минзәлә театрында спектакльләрне үз сәхнәсеннән алда – рәсми премьерага кадәр - авылларда күрсәтү традициясе яшәп килә. Әсәр шулай шомара. Яңа спектакль авылларда күрсәтелеп тамашачы фикерен ишетеп өлгерде инде, - диде театрның баш режиссёры Дамир Сәмерханов. – Бу драматург Равил Сабырның бездә куелган беренче әсәре. Без аны, дөресен әйткәндә, куярга алыныр алдыннан бераз икеләнебрәк йөрдек. Пьеса сатира стилендә язылган, әйтәсе сүзе бик күп. Шулай да батырчылык итеп алындык, безнең гражданлык позициясе булырга, без мондый әсәрләрне дә күрсәтергә тиешбез”.
Режиссёр сүзләренә караганда, спектакль авылларда да, премьера алды тамашасында да яхшы кабул ителгән. Халык озаклап алкышлаган.
Беренче карашка колхоз турында сүз бара. Ул ачык декорацияләр кулланып ясалган. Артистлар шулкадәр илһамланып уйныйлар – халык бик яратып кабул итә. Әсәрдә караклык, вазыйфаи затның үз урынын шәхси максатларда куллануы сурәтләнә. Театр, әкиятләрдәге кебек, спектакльне уңай итеп, кире геройларны яхшыртып, позитив бетерүне хуп күргән. Халыкның үзен ташламавын бәяләп, азактан начар рәис тә үзенең хаталарын таный һәм яхшыра”.
Күптән килгән традиция буенча, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Өлкәннәр көне уңаеннан 7 октябрьдә 10:00 сәгатьтә “Кирәкле кишер яфрагы” сатирик комедиясен хәйрия спектакле буларак күрсәтәчәк.
Рузилә Мөхәммәтова