Бүген 31 август көнне Минзәлә картлар йортында “Терроризм һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный” дигән террорга каршы лекция укылды. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган әлеге профилактик лекцияне полиция участковые, сержант Курбанов Ильшат укыды. Терроризм һәм экстремизмның җәмгыятькә ничек куркыныч янаганын, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып китте ул. “Бары тик толерантлык һәм үзара ихтирам гына терроризм күренешләрен тамырдан юк итәргә, аны таратучыларны җәмәгатьчелек таянычына ышанычтан мәхрүм итәргә ярдәм итәчәк”-диелде аның чыгышында.