ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

27 октябрь көнне “Парклар һәм скверлар” ак циясе кысаларында Минзәлә картлар һәм гарипләр интернат йортында яшәүчеләр Ленин паркында булып кайттылар. Көзге матур көндә әби-бабайлар мини-футбол уйнадылар, тренажерларда  шөгыльләнделәр. Мондый чаралар үткәрү катнашучыларның  сәламәтлекләрен ныгыта, кәефләрен күтәрә.

 

 

 


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Зирәк тиен-2016” бөтенроссия уен-бәйгесенендә мәктәпнең 35 укучысы катнашты. Шуларның ундүртенә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Җиңүче дипломы һәм бүләкләр тапшырылды.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Тамашачы түземсезләнеп С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының 81 нче сезоны ачылуын көтә. Коллективның бу сезонга куйган бурычлары, иҗади планнары хакында кызыксынып, без театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов белән әңгәмә кордык.

-Дамир әфәнде, яңа сезонда тамашачыны нинди спектакльләр белән сөендерерсез? Гомумән, иҗади планнарыгыз белән таныштырсагыз иде..


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 13нче октябрендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында Татарстан Республикасы гимназияләренең укучы балалар командалары арасында оештырылган татар халкының милли бәйрәме –  “Сөмбелә” республика бәйгесе уздыралачак. Анда Татарстан Республикасының 7 гимназиясе үзара көч сынашачак.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Агымдагы    елнын    2   июненнэн     коченэ     кергэн     федераль       закон     нигезендэ      Федераль     салым   хезмэте       сервисында          «Салым тулэученен шэхси кабинет» ын   ачкан   кешелэргэ      салым тулэу     кэгазьлэре    яки    башка    салым     кэгазьлэре   электрон юл белэн генэ  жибэрелэ, ягъни   алар   аны   кэгазь  вариантта    хэм   почта   аша  алмыйлар. Физик    затлар  очен      милек, жир, транспорт  салым  тулэу  вакыты   2016 елнын  1  декабренэ  кадэр. Салымнарны   салым  тулэученен   салым  сайтындагы   шэхси  кабинеты  аша, дэулэт  хезмэтлэре  порталы  аша  электрон    рэвештэ,  кредит  учреждениелэрендэ, почта булекчэлэрендэ  тулэргэ  момкин .

Кадрәк авыл җирлегендә 180нән артык өлкән кеше исәпләнә, алар өчен авыл мәдәният йортында Символ Гайнетдин һәм Лениза Заманова эчтәлекле зур кичә уздырдылар.

Соңыннан авыл кешеләре мул аш табынында сыйландылар.

Зәй район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы ярдәмендә Бикбау авылы кешеләренә кичә 2тонна 700 килограмм шикәр комы кайтарып ярминкә оештырды.

Шикәр комын авыл халкы 40 минут эчендә сатып алып бетерде, чөнки аның бер килосы 43 сум гына иде. Алдагы атнада да Разиф Галиевич авылдашларына тагын шундый ук күләмдә шикәр комы җибәрергә вәгъдә биргән.

Шәхси эшмәкәр Алмазия Мәрдамшина авылдашлары өчен бүген зур ярминкә оештырды.

 Ул авылдашларына югары сортлы он, көрпә, көнбагыш мае һәм башка кирәк яракны очсыз бәядән генә алып килеп сатты.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Халыкарар өлкәннәр көненә багышланган ярминкәгә товар алып чыккан һәркем үз товарын сатты. Ярминкә көне яңгырлы булса да халык бик күп килде ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International