ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Иркәнәшлеләр җыр-моң дәрьясына күмелделәр һәм тыпырдатып мари көенә биеделәр.

Районыбыз мәдәният хезмәткәрләренең Әниләр бәйрәменә багышланган чираттагы концерт программасы Иске Иркәнәш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә узды.

Авыл мәдәният хезмәткәрләренең "Якты язым сина бөркелә" дип исемләнгән яңа проекты уңышлы эшләп китте.

Тәкермәндәге  концерт алкышлар астында үтте.Алия ханым Шәрипова барлык ханымнарны бәйрәм белән котлап гөлләр бүләк итте.


20
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

Хуҗамәт авылы ремонт механика заводының спорт залында районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларның татарча көрәш буенча чиратагы турниры булып үтте. Балалар 22, 28, 36, 40, 43,46, 50,55, 60,65 һәм аннан югары авырлык категориясендә бил алыштылар. Үз авырлыкларында 1,2,3 нче урыннарны алган көрәшчеләргә медаль, Мактау кәгазе һәм акчалата бүләк тапшырылды. Командалар арасында беренче урынны елдагыча Хуҗамәт урта мәктәбе командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Матвеевка приюты, Калтак гомум белем бирү командасы бүлештеләр. Призлы урыннарны алган командаларның тренерларына ремонт механика заводының  кубоклары тапшырылды. Ә беренче урынны алган Хуҗамәт урта мәктәбе командасы зур тәкә белән бүләкләнде.

 

 

Шәһәребездә яшәүче һәм Фиразия һәм Алфир Сафиуллиннар зурлап каз өмәсе үткәрделәр. Каз өмәсенә аларга булышырга район мәдәният йорты хезмәткәрләре: Энҗе Хәкимова, Гыйлменур Варламова, Дания Әхмәтханова,Тауасты Байлар авылыннан:Розалия Бадикова, Мөслимә Гайниева, Тулбайдан Фәния Гатина, туганнары Фәнисә Гыйльметдинова, Розалина Латыйпова килгән иде. Алар суйган казларны тиз арада мамыкларын йолкып, эч-башын тазартып та куйдылар. Соңыннан эш беткәч мул аш табыны артында сыйландылар.

 

 

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында Минзәлә районы җыелма командасының элеккеге какпитаны Фәрхад Хабибуллин истәлегенә ирләр командалары арасында баскетбол буенча Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы беренчелегенә ярышлар булып узды.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте бинасында урта махсус уку йортлары студентлары арасында "Татар егете - 2016" республика бәйгесе үтә. Бәйгенең беренче турында республикабызның 22 техникум һәм көллиятләреннән килгән студентларның артистлык осталыклары, татар әдәбиятын белүләре, беләкләрендәге көч-куәтләре сыналды.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген, 16 ноябрьдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләренең өченче көне. Узган кич К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Ф.М.Достоевский әсәре буенча Р.Әюпов сәхнәгә куйган “Абзыйның төше “ мистик драмасы зур уңыш белән узды. Мистика артист тормышына да күчә икән. Төп рольдә уйнаучы ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин кичә яшьлек эзләре буйлап йөреп кайтам, дип чыгып китте (Хафиз Казан театр училищесында укыган) Достоевский урамы буйлап, уйланып кына кайтып килгәндә ярты метр  ераклыктагы коймага бер карга килеп куна.(Каргалар әлеге әсәрдә кулланыла) “Адымнарны әкренәйттем, ә карга куркырга уйламый да, исәнләшкән кебек башын селкетеп алды, мин ипләп кенә, барысын да яхшыга юрап,  яныннан узып киттем, диде Хафиз. Дөрестән дә, спектакльне тамашачы бик яхшы кабул итте.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Гимназия бинасында “Ак калфак” җирле оешмасы вәкилләре тарафыннан “Озын толым” бәйгесе уздырылды. Анда гимназиядә белем алучы озын толымлы 10 кыз үзара көч сынашты.

Тантананы ачып җибәреп, “Ак калфак” оешмасы вәкиле, гимназиянең миллли белем бирү буенча директор урынбасары Энҗе Усманова озын толымның элек-электән үк татар хатын-кызының күрке булуын әйтеп үтте. Бәйгенең шартлары белән таныштырды.


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Шәһәребезнең үзәк мәйданына куелган В.И.Ленин һәйкәле янына җыелып район коммунистлары һәм шәһәрнең 2 урта мәктәбе укучылары Октябрь революциясе көнен искә алдылар. Быел Октябрь революциясенә 99  ел тулды.Митингны район коммунистлар партиясен җитәкләүче Заһир Зыятдинов ачып җибәрде. Ленин, Октябрь  революциясе һәм коммунистлар партиясе, революциядән соңгы чорлар,  илне фашизмнан азат итү, сугыштан соң илне аяка бастыруда совет кешеләренең үзләрен аямыйча эшләүләре, чирәм җирләрне үзләштерү турында коммунист Александр Жбанов   чыгыш ясады  Аннары Бөек Ватан сугышы ветераны   Михаил Тихонов совет властен торгызуда бик күп эшләр эшләгән Ленинны ,Сталинны бары яхшы яктан гына искә алды  һәм рәхмәтен җиткерде . Митингта “Метасервис” ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Юдин Владимир Ильич Ленинның, туганнары, тормышы һәм ничек итеп революция ясар өчен Швециядә яшәүче банкир туганыннан акча алуы турында да  да сөйләп китте. Аның чыгышын митингка килгән кешеләр тын да алмый тыңладылар.

Октябрь революциясе көнен искә алырга килгән ветераннар,укучылар Ленин һәйкәленә чәчәк салдылар. Районда бүгенге көндә барлыгы 30 кеше коммунистлар партиясе сафында тора, Октябрь революциясе көнен искә алырга зурлардан 40 тан артык кеше килгән иде. 

Быелгы елның 6 нчы август көне Минзәлә районының Иске һәм Яңа  Мәлкән авылларында туып үскән, язмыш кушуы буенча читкә чыгып киткән һәм шунда яшәргә тиеш булган, авылыннан читтә оя корган бик күп мәлкәнлеләр өчен күптәнге хыялларының тормышка ашкан матур бер мизгеле булып истә калыр, мөгаен. Яңа һәм Иске Мәлкән авылларының  элек-электән керәшеннәр яшәгән авыллар икәнен искә алсак, бу көнне -  Мәлкән керәшеннәренең очрашу-күрешү көне дип атау да дөрес булыр иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International