Искә алырга кайттылар
Минзәлә мәчетендә Коръән сурәләрен уку буенча балалар арасында бәйге булып узды.
Әлеге бәйге беренче елын гына узмый. Анда шәһәребез мәчетенә һәм авыллардагы мәчетләргә йөреп, дини дәресләр алучы балалар үзара көч сынаша. Быелгысында исә Минзәлә мәчетенә һәм Гөлек авылындагы мәчеткә йөрүче 10 бала сурәләрне хәтердән уку буенча үз осталыкларын күрсәтте. Бәя биреп утыручы остазлар балаларның авазларны дөрес әйтүенә, аятьләрне өзмичә сөйләүләренә һәм иң мөһиме – сурәләрнең нәрсә аңлатканын (тәфсилен) әйтеп бирүенә игътибар итте.
Иганәчеләрнең юмартлыгы, үзешчәннәрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең талантлы чыгышлары һәм, иң мөһиме, тамашычаларның күплеге Иркәнәштә Яңа ел кичәсен җылы атмосферада үткәрергә мөмкинлек бирде.
Бәйрәмне клуб хезмәткәрләре Вәсилә Мөҗипова һәм Эльмира Галимова оештырды һәм алып барды. Тамашачыларның күңеленә хуш килерлек чараларга бай булды кичә. Миләүшә Мингазова, Чулпан Мирзаянова, Вәсилә Мөҗиповадан торган трионың бәйрәм сценкасы күрсәтүе, Фәридә Мингазованың “Бас әле станокка” җырын башкаруы уңай тәэсир калдырды.
“БлагоДарение” хәйриячелек фонды Президенты Фәрит Салихов, әлеге фонд директоры Рузилә Шаймарданова Тупач психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәгендә тәрбияләнүче 28 балага Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.
2016 елның 19 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыелышында Бөтенсоюз “Бердәм Россия” политик партиясе оештырган “Муниципаль дәрәҗәдә театраль һәм мәдәни – ял итү эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аны үстерү” дигән темага парламент тыңлаулары булды.
Халык районыбызның үзешчән артистларын тулы заллар белән каршы алды.
Авылның мулласы да бу изге эшкә бик теләп кушылды - 5 мең акча салды.
Декабрь ахырында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча төшерелгән фильм дөнья күрәчәк. Аны беренчеләрдән булып «ТНВ» каналы тамашачыларына тәкъдим итәргә җыеналар.
Бу повесть беренче тапкыр 1935 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. Г.Кутуйның хатыны Галимә Кутуева үз хатирәләрендә «Тапшырылмаган хатлар»ны гаилә истәлекләренә бәйле, дип белдергән. Ягъни Гаделша агай Кутуев эпистоляр повестен үз тормышында булып узган вакыйгаларны, реаль кешеләрне күзаллап иҗат иткән булып чыга.
«Гаҗәеп ак шәһәр, урамнарына да ак таш җәелгән. Туфлиләрдән генә йөрересез”,-дип артистларын Минзәләгә күчерергә үгетләгәндә Сабир ага Өметбаев чын күңеленнән алга таба шулай буласына ышангандыр. Бүгенге 80 еллык юбилей кичәсендә театр үзен сыендырган Минзәлә шәһәрен зурлады.
Иркәнәшлеләр җыр-моң дәрьясына күмелделәр һәм тыпырдатып мари көенә биеделәр.
Районыбыз мәдәният хезмәткәрләренең Әниләр бәйрәменә багышланган чираттагы концерт программасы Иске Иркәнәш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә узды.
Авыл мәдәният хезмәткәрләренең "Якты язым сина бөркелә" дип исемләнгән яңа проекты уңышлы эшләп китте.
Тәкермәндәге концерт алкышлар астында үтте.Алия ханым Шәрипова барлык ханымнарны бәйрәм белән котлап гөлләр бүләк итте.