Искә алырга кайттылар

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Сугышчан иптәшләрен туплап йөрүче гвардия полковнигы Александр Ру­жин Николаевка мәктәбе укучылары Сергей Кузне­цовка багышлап әзерләгән әдәби-музыкаль компози­ция өчен мәктәп директоры Светлана Белянино­вага һәм коллективка зур рәхмәтен белдерде. Хәрби частьның ветераннар сове­тын җитәкләгән кунак пат- риотик тәрбия өлкәсендә нинди эшләр башкарылу­ын сөйләде. Аерым алганда, хезмәттәшләренең ту­ган төбәкләрендә укыган яисә эшләгән мәктәпләргә аларның исемнәрен бирү буенча ниләр башкарга­нын әйтте. Николаевка мәктәбенә дә Сергей Кузне­цов исемен бирү тәкъдимебелән чыкты.

Очрашуда район мәга- риф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин катнаш­ты һәм Сергей Кузне­цовка кагылышлы бул­ган истәлекләре белән уртаклашты. Мәрхүмнең истәлегенә хөрмәт белән сугарылган әлеге очрашу­да авыл җирлеге башлыгы Әскать Нуриев, Әфганстан ветераннары оешмасы җитәкчесе Альберт Мин­нахметов, туганы, танылган җырчы Федор Кузнецов, Сергейның хатыны, малай­лары катнашты.

Соңыннан кунаклар Сер­гей Кузнецов каберенә чәчәкләр салдылар.

Газета укучыларыбыз игътибарына Николаевка мәктәбе тарихына багыш­ланган материал тәкъдим итәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International