2016 елның 19 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыелышында Бөтенсоюз “Бердәм Россия” политик партиясе оештырган “Муниципаль дәрәҗәдә театраль һәм мәдәни – ял итү эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аны үстерү” дигән темага парламент тыңлаулары булды.
Кече шәһәр театрлары мәсъәләләренә кагылышлы бу мөһим җыелышта Татарстан мәдәният министры А.М.Сибагатуллин белән бергә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Р.Ш.Шәймәрданов катнашты.
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире