Минзәлә театры юбилее

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

«Гаҗәеп ак шәһәр, урамнарына да ак таш җәелгән. Туфлиләрдән генә йөрересез”,-дип артистларын Минзәләгә күчерергә үгетләгәндә Сабир ага Өметбаев чын күңеленнән алга таба шулай буласына ышангандыр. Бүгенге 80 еллык юбилей кичәсендә театр үзен сыендырган Минзәлә шәһәрен зурлады.

Сәхнәдә яшь артистларыбыз ике “Болгар” бию ансамбле солистлары белән күмәк бию башлауга ук күзгә яшьләр килде, әйтерсең тарих битләре ачылып китте. Менә укчылар үз биләмәләрен яклый, Минзәлә елгасында аккошлар йөзә... Татарстан мәдәният министры урынбасары Э.Р.Камалова коллективка РФнең мәдәният министры В.Мединскийның Рәхмәт хатын һәм РФнең театр әһелләре берлеге рәисе А.Калягинның Мактау грамоталарын тапшырды. Мәдәнияткә 40 елдан артык гомерен багышлаган артист Әхнәф Исрафиловка “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем ,25 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган театрның реставрация остаханәсе мөдире Рәсүл Авзаловка “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүен ишеткәч зал овацияләргә күмелде.Республиканың Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты ТРның халык артисты Р.М.Муллинага, Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары, “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре артистларга, хезмәткәрләргә тапшырылды.”Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданины» дигән мәртәбәле исемгә ТРның халык артисты В.Ф.Нигъмәтуллина лаек булды. Минзәлә муниципаль районы башлыгы  А.Ф.Сәлахов коллективка 100 мең сумлык сертификат, артистларга һәм хезмәткәрләргә Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын тапшырды.

Татарстан Дәүләт Советыннан И.Гыймадиев, Зәй районы башлыгы Р.Кәримов, Тукай районы башлыгы В.Хазеев, Мөслим районы башлыгы урынбасары Р.Солтанов, Кама Тамагы районы, Сарман районы вәкилләре, К.Тинчурин исемендәге, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама театрлары директорлары, Сабир Өметбаевның туганнары,Алабуга мәдәният көллияте укытучылары, Татарстан язучылар союзы рәисе Данил Салихов, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары редакторы Зиннур Хөснияр, “Мәдәни җомга “газетасы редакторы Вахит Имамов, якташыбыз җырчы Рөстәм Маликов һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар юбилей кичәсенең дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Тантаналы өлешнең кульминацион моменты –  театрыбыз директоры Р.Ш.Шәймәрдановның сәхнәне яктырту буенча рәссам Денис Ивановка Сабир Өметбаев исемендәге премиясен тапшыру булды. Афәрин, Денис! Сине барыбыз да котлыйбыз!

Икенче өлештә К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль кыйссасының премьерасы Минзәләдә күрсәтелде.

Казан тамашачысына әсәр күптән түгел булып узган гастрольләрдә тәкъдим ителгән иде. Зур эшләргә йомгак ясап юбилей тәмам. Коллектив исә гадәттәге гастрольләргә, яңа премьераларга әзерләнә. Юлың озын һәм тагын да мактаулы булсын, үзебезнең театр!

 

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International