Иркәнәшлеләр җыр-моң дәрьясына күмелделәр һәм тыпырдатып мари көенә биеделәр.
Районыбыз мәдәният хезмәткәрләренең Әниләр бәйрәменә багышланган чираттагы концерт программасы Иске Иркәнәш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Тамашачылар алкышларын кызганмадылар, ә Яңа Иркәнәштән Рәис Кашапов, Иске Иркәнәштән Мирфаяз һәм Зөләйха Мирзаяновлар, Раил Фәйдров кунакларга бәйрәм өстәле әзерләделәр. Үз чиратында килгән артистлар иркәнәшлеләргә, аеруча мәдәният йорты хезмәткәрләре Эльмира Галимова һәм Вәсилә Мөҗиповага кунакчыллыклары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

