Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында Минзәлә районы җыелма командасының элеккеге какпитаны Фәрхад Хабибуллин истәлегенә ирләр командалары арасында баскетбол буенча Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы беренчелегенә ярышлар булып узды.
Баскетбол буенча ярышта барлыгы 7 команда көч сынашты. Киеренке көрәштә баскетбол буенча район җыелма командасы беренче урынны яулады. Икенче урында шәһәребезнең беренче урта мәктәбе командасы, ә өченче урында авыл хуҗалыгы техникумы командасы калды. Бу ярышта баскетбол буенча иң яхшы уенчы булып авыл хуҗалыгы техникумыннан Элвир Хусаенов, иң көчле җанатар булып Валерий Креков танылды.
Дилфас Галиев
http://menzela.ru/ru/the-news/item/16561-minz%D3%99l%D3%99d%D3%99-basketbol-turniryi-%D2%AFtte.html