Хөрмәтле Минзәлә халкы!
11-17 май көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4 класс).
Юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган Әгерҗе фаҗигасеннән соң, Юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча хөкүмәт комиссиясе урынга чыгып утырыш уздырды.
12 майда Татарстанда матәм көне.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Росреестры, ТР буенча Кадастр палатасы һәм Росреестр колл-үзәге - "Казан" хезмәткәрләре традиция буенча ветераннарны котлады һәм аларга азык-төлек җыелмалары һәм бәйрәм табынына күчтәнәчләр өләште.
«2013 елга кадәр туган балаларга СНИЛСны РФ Пенсия фондында яки КФҮдә алырга була, дип җавап бирә Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева — 2013 елдан соң туганнарга иминият номеры автомат рәвештә бирелә".
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искәртә: Пенсия фондының мобиль бушлай кушымтасы РПФның рәсми сайтында шәхси кабинетның төп функцияләреннән файдалану мөмкинлеге бирә.
РПФ территориаль органнарының барлык клиентлар хезмәтендә Интернетка керү мөмкинлеге булмаган гражданнарга ярдәмгә "кунак" компьютеры эшли, дип хәбәр иттеләр Минзәлә районында Клиентлар хезмәтендә.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искәртә: иминият һәм социаль пенсияләр (әгәр дә аларны алучы 18 яше тулмаган бала, яисә18 яше тулган эшкә яраксыз дип танылган зат булса) кредит оешмасында ата-ананың (уллыкка алучының) яисә опекунның счетына күчерелә.