Өч ведомство хезмәткәрләре ветераннарны котлады

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Татарстан Росреестры, ТР буенча Кадастр палатасы һәм Росреестр колл-үзәге - "Казан" хезмәткәрләре традиция буенча ветераннарны котлады һәм аларга азык-төлек җыелмалары һәм бәйрәм табынына күчтәнәчләр өләште.

Шулай ук акция барышында хезмәткәрләр бары тик Казанда гына 100 дән артык ветеранның өйләрендә булды.

Шулай ук республика районнарында яшәүче ветераннар да игътибарсыз калмады: Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең территориаль бүлекләре хезмәткәрләре аларга бәйрәм җыелмалары өләште.

Өч ведомствоның да волонтерлары, барлык саклану чараларын үтәп, ветераннар, тыл хезмәткәрләре, шулай ук һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары бәйрәм рухын тойсын өчен мөмкин кадәр барысын да эшләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International