Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматләре буенча:
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында штром кисәтүе.
10 майдан башлап, Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава урнашты, уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска һәм аннан да артыграк югары.
Аномаль эссе һава 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе халыкка тәкъдим итә:
1. Өйдә салкынча һава торышы саклагыз. Көндез тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Төнге сәгатьләрдә, тыштагы һава температурасы өйдәгенекеннән түбән булганда, тәрәзәләрне ачып куегыз. Вентиляторлар хәлне күпмедер җиңеләйтә, ләкин һава температурасы 35 градустан югары булганда. Суны күп эчәргә кирәк.
2. Эсседә урамга чыкмаска тырышыгыз. Көненә 2-3 сәгать салкынча һавада булыгыз (мисал өчен, кондиционер белән җиһазланган җәмәгать биналарында). Бик эссе вакытта урамга чыкмагыз.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96