Юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган Әгерҗе фаҗигасеннән соң, Юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча хөкүмәт комиссиясе урынга чыгып утырыш уздырды.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча хөкүмәт комиссиясенең видеоконференция режимында узган күчмә утырышында ТР Премьер-министры урынбасары, Юл хәрәкәте иминлеге буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров самокатлардан файдалану турында бәян итте.
Моңа берәү дә каршы түгел, ләкин йөрүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм аварияле хәлләр тудырмаска тиеш.