«2013 елга кадәр туган балаларга СНИЛСны РФ Пенсия фондында яки КФҮдә алырга була, дип җавап бирә Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева — 2013 елдан соң туганнарга иминият номеры автомат рәвештә бирелә".
Әгәр балага 14 яшь тулмаса, аның ата-анасы үз паспорты һәм баланың туу турында таныклыгы белән тиешле учреждениегә мөрәҗәгать итә ала.
Ә 14 яшьтән өлкәннәр иминият таныклыгын мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә алалар.