12 май Татарстанда матәм көне. Кешелексез адәм актыгы бер гаепсез балаларның гомерләрен кыйды.
Фаҗига нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды (7 бала, бер укытучы һәм мәктәп хезмәткәре), 21 кеше зыян күрде (18 бала һәм 3 өлкән кеше).
Татарстан Президенты 12 майны матәм көне дип игълан итте.
Террорга каршы комиссия утырышында яңгыраганча, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барлык уку йортларында иминлек системасы торышы тикшереләчәк.
Район башлыгы Айдар Сәлахов аерым учетта торучы яшь кешеләр белән кабаттан очрашулар уздыру заррурлыгы хакында күрсәтмә бирде. Төрле төркемнәр тәэсиренә бирелүче балалар мәктәпләрдә дә, уку йортларында да бар. Коралы булган затларның рөхсәт кәгазьләре булу-булмавын, корал торышын тикшерүгә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.
Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча республика Хөкүмәте түләүләр оештыру буенча карар әзерли:
1 000 000 сум - һәлак булганнарның гаиләләренә
400 000 сум - уртача һәм авыр тән җәрәхәтләре алучыларга
200 000 сум - җиңелчә җәрәхәт алучыларга.
Тулырак: http://menzela.ru/news/zhizn-respubliki/den-kogda-pogibli-deti