Аксубайда үткән үсмерләр һәм кызлар арасындагы билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә Минзәләдән 4 көрәшче катнашты: Данил Латыйпов (Аю урта мәктәбендә 9 классны бетерде) – 5 нче урын; Гөлназ Бәдертдинова (Гөлек кызы, медицина училищесында укый) – икенче урын; Сәрия Гильметдинова (Чаллыда укый) – беренче урын. Рузилә Мөхәммәтова (Татар Мөшегесе кызы, медучилищега укырга керде) – беренче урын. Әлеге көрәшчеләр – “Юбилейный” спорт мәктәбендә район җыелма командасының баш тренеры Рәмзил Бәдриевтә шөгыльләнәләр.
«Бердәм Россия» сәяси партиясе «Авыл китапханәләре» проекты кысаларында яңа, шулай ук гамәлдәге китапханәләрне камилләштерү максатларында аларны заманча җиһазлар белән тулыландыра. Район үзәкләштерелгән китапханәсе һәм район китапханәләре компьютерлар, югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән (алтысында гына интернет юк).
Бөтенроссия Спасс ярминкәсе
Сукырлар җәмгыятенең 25 әгъзасы экскурсия белән Иҗау зоопаркында булдылар.