Һәрбер авылда шулай булырга тиеш
Район башлыгы Айдар Салахов һәм Ветеринария берләшмәсе начальнигы Светлана Панкова Хуҗәмәт авыл җирлегенә караган Усай авылында төзелгән үрнәк үләт базын күрсәттеләр.
Объектның бәясе – 257 мең сум. Аны “Чиста шәһәр” ҖЧҖ төзегән. Ул эчке яктан метр ярым тирәнлектәге траншея белән әйләндереп алынган, үзәктә 10 метр тирәнлектә һәм 3кә 3 диаметрлы чокыр ясалган. Чокыр стеналары кирпеч белән әйләндереп алынган, төбе – бетонланган. Чокыр өстендә биеклеге 2,5 метр, озынлыгы – 6 м, киңлеге – 3 м булган түбә ясалган. Янәшәдә үлгән малларны ярып карау өчен, дезинфикция чараларын, җиһазлар, махсус киемнәр һәм инструментларны саклау өчен бина ясалган.
Махсус программа буенча районда мондый 4 чокыр төзеләчәк. Район башлыгы барлык авыл җирлеге башлыкларына җирлек территориясендә булган биотермик чокырларны ветеринар таләпләргә туры китереп төзекләндерергә киңәш итте.
сүз уңаенда
Минзәлә районы территориясендә Себер түләмәле маллар өчен 24 үләт базы һәм 21 биотермик чокыр бар.