Китапханәләргә – заман сулышы

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

«Бердәм Россия» сәяси партиясе «Авыл китапханәләре» проекты кысаларында яңа, шулай ук гамәлдәге китапханәләрне камилләштерү максатларында аларны заманча җиһазлар белән тулыландыра. Район үзәкләштерелгән китапханәсе һәм район китапханәләре компьютерлар, югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән (алтысында гына интернет юк).

– Авыл китапханәләре аеруча игътибар таләп итә. Аларга игътибарны тагын да арттырып, авылны саклап калуга өлеш кертелә, – ди үзәкләштерелгән китапханә директоры Әлфия Нәбиева. – Узган ел Калморза авылында күпфункцияле үзәк белән бер түбә астында китапханә ачылды. Быел тагын бер үзәк Яңа Мәлкән авылында ачылачак.

Безнең районда үзәкләштерелгән китапханәдә, Тауасты Байлар, Югары Тәкермән, Хуҗәмәт авылларында модельле китапханәләр эшли инде. Ә быел исә 5 нчесе – Аю авылында Россия программасы буенча модельле китапханәләр исемлегенә кертелде. Быелның ахырына бу китапханә яңа җиһазлар белән тулыланачак. Аларда эшләүчеләргә таләпләр зур – 45 яшькә кадәр югары белеме булган белгеч эшләргә, матди-техник база таләпләргә туры килергә тиеш.

Фонд даими төстә яңартылып тора. Китап туплау (шул исәптән фәнни басмалар), вакытлы матбугатка язылу өчен 2011-13 нче елларда федераль бюджеттан акча бирелде (өч ел дәвамында 100 әр мең сум акча бирделәр). Милли китапханә быел 15 исемдәге вакытлы матбугат басмасы кайтарта.

Китапханәләргә йөрүчеләр юк, дигән фикер белән һич килешәсе килми. Бирегә өлкән яшьтәге, урта буын вәкилләре, яшьләр йөри.

– Бабам, әтием китаптан аерылмыйлар. Алар басма вариантка өстенлек бирсә, шәхсән үзем замана баласы буларак электрон басмаларны укыйм, – ди Ангелина Власова.– Бүген энемне беренче тапкыр китаплар дөньясына алып килдем.

Партия проектының максаты да халыкны китап укуга, яңа технологияләрне ныграк үзләштерүгә юнәлтелгән.

 

 безнең белешмә

Нәрсә соң ул модельле китапханә?

“Модельле китапханә” ул әле заманча техника булу гына түгел, әлеге җиһазларны эштә дөрес итеп куллану да. Кеше үзенә кирәкле мәгълүматны фондта сакла­нучы китаплар арасыннан гына түгел, Бөтендөнья челтәренә чыгып та таба һәм куллана алсын өчен эшләнә бу.

 Әлфинә ВОРОБЬЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International