31 июльдә 43 нче санлы бер мандатлы Ык буе сайлау округының округ сайлау комиссиясе бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына түбәндәге кандидатларны теркәү турында карар кабул итте:
Шәрипов Алмаз Хантимер улы, 1964 елда туган, югары белемле, төп эш урыны, вазифасы – “Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты”ААҖ генераль директоры, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау берләшмәсе тарафыннан күрсәтелде, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы, хөкемгә тартылмаган.
Габделхәев Илшат Илфат улы,1984 елгы, югары белемле, төп эш урыны, вазифасы – Актаныш муниципаль районының Зөбәер гомуми белем бирү мәктәбе директоры, үз кандидатурасын үзе күрсәтте, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы, хөкемгә тартылмаган.
Галиуллин Артур Наил улы,1990 елда туган, югары белемле, төп эш урыны, вазифасы – “Пассаж” күчемсез милек агентлыгы” ҖЧҖдә сату буенча менеджер, “Гадел Россия” сәяси партиясе төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелде, “Гадел Россия” сәяси партиясе әгъзасы, хөкемгә тартылмаган.