Район буенча гектарыннан уртача уңыш күләме 20.2 центнер тәшкил итә. «Мензелинские зори» агрофирмасына караган «Николаевка» хуҗалыгы комбайнчысы Андрей Кауров алдынгылыкны бирми. Ул урак башланганнан бирле «Тукано» комбайнында 120 бункер бөртек суктырырга өлгерде. Андрей барлыгы үз бункерыннан 6 мең центнер бөртек бушатты һәм район комбайнчылары арасында беренче урында бара.