ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга

Агымдагы елның 1 октябреннан башлап 31 октябрена кадәр Дәүләт статистикасының Федераль службасы (Росстат) тарафыннан халык санын алуның микроформасы уздырыла, ягъни халык исәбе билгеле бер территорияләрдә генә алыначак. Шул рәвешле өлешчә генә халык исәбен алу 2020 елда узачак Бөтенроссия халык исәбен алуга әзерлектә мөһим бер этап булып тора. Өлешчә халык исәбен алу районда ни рәвешле тормышка ашырыла? Минзәлә районы буенча дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Люция МУЛЛАГАЛИЕВА белән әңгәмәбез дә шул хакта. 


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанда ХI “Нечкәбил-2015” конкурсының ярымфиналы үтте. Татарстан буйлап үткән сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча жюри республиканың 30 районыннан 47 гаиләне сайлап алды. Бу конкурста безнең шәһәрдән 10нчы санлы “Чишмә” балалар бакчасы мөдире Энҗе Хәкимова катнашты

 

 “Казанда, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә, “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” Хәйрия фонды уздырган VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының җиңүчеләре билгеләнде. Быел конкурска 691 заявка бирелгән иде, грант фонды – 25 млн сум.

Татарстан Республикасында мобилизацияләүгә әзерлек планы нигезендә ТР Министрлар Кабинетының Икенче бүлеге тарафыннан безнең районның мобилизацияләүгә әзерлеген комплекслы тикшерү үткәрелде.

Төп Минзәлә егете булган Артур Пакшин районыбызның яшь укытучылары арасыннан һәркемгә ачык йөзле, талантлы булуы, үзгәчә фикер йөртүе белән аерылып тора. Ул шулай ук булдыклы һәм җитез казак та, туган җирен яратучы, иҗади һәм социаль яктан актив шәхес тә.

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Финанс-бюджет һәм җир-мөлкәт палатасы рәисе Кондратьева Ландыш Илдус кызына «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде. 

“Дәүләтов” КФХсы хезмәтчәннәре быел 190 гектарда бәрәңге утырткан иде, алар бәрәңге уңышын җыюны төгәлләделәр. 

Бер сыердан савылган сөт буенча арттан икенче урында барганга, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус комиссиясе Минзәләгә дә килде.

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Халкыбызның күңел җәүһәрләре, мирасы булган, динебезне һәм рухыбызны саклаучы мөнәҗәтләр кичәсендә районыбыз авылларыннан һәм шәһәрдән дистәдән артык ханым һәм туташ катнашты.

Коррупция билгеләре турында хәбәр итү өчен ыша­ныч телефоннарын тәкъдим итәбез. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International