Яшь педагоглар арасында лидер

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Төп Минзәлә егете булган Артур Пакшин районыбызның яшь укытучылары арасыннан һәркемгә ачык йөзле, талантлы булуы, үзгәчә фикер йөртүе белән аерылып тора. Ул шулай ук булдыклы һәм җитез казак та, туган җирен яратучы, иҗади һәм социаль яктан актив шәхес тә.

Артур Александрович, Ала­буга педагогия университетын тәмамлагач, 3нче мәктәпкә та­рих һәм җәмгыять белеме укы­тучысы булып эшкә кайта. Дөрес фактлар, кызыклы мәгълүматлар җиткерә, заманча технологияләр, Сингапур методикасын куллана, укучылар белән подгруппаларда эшли, практик-тикшеренү эшләре алып бара. Укучылар да тарих­ны кызыксынып үзләштерәләр, фән олимпиадаларында, кон­курсларда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Укучыларны имтихан­нарга әзерләүдә дә Артур Алек­сандрович зур көч куя, өстәмә дәресләр алып бара, балаларга шәхси-дифференциаль якын килә

Узган уку елында аның укучысы Александра Попова БДИ дан 98 балл җыйды, Валерия Кальскова “Умни­ки и умницы” республика конкурсының Казанда узган финал турында катнашты. Артур Александрович үзе дә конкурсларда актив катнаша. 2014 елда ул “Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр” Бөтенроссия конкурсында катнашып, 1 нче урынны алды. Артур Пакшин укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү буен­ча җәмәгать эшләрен дә бик теләп оештыра: ел саен “Аҗаган”, башка хәрби-спорт уеннарын уздыра, мәктәп колоннасын Җиңү парадына әзерли. Җиңүнең 70 еллы­гы уңаеннан район мәдәният сараенда узган концертны да ул бик матур алып барды, укытучылар коллективы белән оештырылган сәхнәләштерүдә дә үз ролен чын артистларча, хисләргә бирелеп башкарды.

Сыйныфтан тыш чараларда ул укучылар белән “Лидерлыкның нигезләре” дип аталган түгәрәк алып бара. Түгәрәкнең максаты – укучыларда лидерлык сыйфатлары булдыру. Студент чакларында ук Ар­тур Александрович волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән.

Укучыларда Ватанга тугрылык, батырлык, җавап- лылык, намуслылык һәм төгәллек кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан сыйныфтан тыш чараларда казаклардагы иң яхшы гореф-гадәтләрне куллануга аерым игътибар бирә. Быел ул мәктәбебезнең хезмәт бригадасын торгызып җибәрде. Минзәлә казаклары белән бергә өч көнлек җәйге лагерь оештырды. Анда өлкәннәр белән бергә яшүсмерләр дә катнашты.

Буш вакытларында Артур Пакшин илебез буйлап сәяхәт итәргә ярата, район күләмендә узган чаралар­да катнашып кына калмыйча, аларны оештыручы да булып тора. Шуның өчен район хакимияте тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары да бар.

Мәктәп к үләмендә узган “Елның иң яхшы укытучы­сы” конкурсында да берничә ел рәттән Артур Алек­сандрович абсолют җиңүче булып калды. Дөрес сүзле, тәртип яратуы, объектив һәм гадел фикер йөртүе, үз илен яратуы, максатчанлыгы өчен ул уку­чылар, укытучылар һәм Минзәлә районы халкы ара­сында хөрмәткә лаек.

Тәлгать ӘХМӘТШИН,

3нче мәктәп директоры

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International