Биш проект – җиңүче

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

 

 “Казанда, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә, “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” Хәйрия фонды уздырган VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының җиңүчеләре билгеләнде. Быел конкурска 691 заявка бирелгән иде, грант фонды – 25 млн сум.


Безнең районнан 26 проект тәкъдим ителде, шуларның би­шесе җиңүче дип табылды. Ха­лыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Урман мәктәбе” проекты белән җиңү яулаган, “Тургай” социаль приюты – “Әкияти ур­ман могҗизалары”, “Умырзая” тернәкләндерү үзәгенең “Спорт дөньясы – һәркем өчен” проекты җиңүче булган.

“Веста” күпфункцияле яшь-ләр үзәгенең “Дустыңа ярдәм кулыңны суз” проекты һәм кадет интернат-мәктәбенең “Мәктәпнең дан музее” проекты да җиңүче дип табылган. Барлык җиңүчеләргә дипломнар тапшырылган.

“Татмедиа” АҖнең “Минзәлә” ММҮ филиалы да мәгълүмати партнер буларак катнаша. Димәк, газета битләрендә, “menzela.ru” сайтында, “Минзәлә дулкынна­ры” радиосында (107,3 FM ешлы­гында) әлеге проектларның ни рәвешле тормышка ашырылуы хакында язмалар басылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International