Мобилизацияләү буенча әзерлек тикшерелде

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында мобилизацияләүгә әзерлек планы нигезендә ТР Министрлар Кабинетының Икенче бүлеге тарафыннан безнең районның мобилизацияләүгә әзерлеген комплекслы тикшерү үткәрелде.

Тикшерү комиссиясе сос-тавында ТР Министрлар Кабинетының Икенче бүлеге начальнигы Алексей Огород­ников, ТР промышленность һәм сәүдә министрлыгының мобилизацияләү эше бу­енча бүлек начальнигы Петр Чумаков, ТР икътисад министрлыгының режим, мобилизацияләүгә әзерлек, гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр секторы мөдире Игорь Смирнов бар иде.

Районның җаваплы урын­нардагы затлары комиссия алдында шушы юнәлештә үткәрелгән чаралар, билге­ле бер шартларда эшләүгә әзерлек һәм мобилизацияләү заданиеләрен башкару ту­рында сөйләделәр. Комис­сия әгъзалары бу көнне мобилизацияләү буенча үткә-релгән учениеләрне карады­лар. Бигрәк тә педкөллияттә үткәрелгән учениеләрне, до-кументацияләренең торышын уңай яктан бәяләделәр.

Комиссия тарафыннан район-ның мобилизациягә әзерлеге буенча зур кимчелекләр ачык-ланмады. Районның моби-лизацияләү буенча икъти­сад планының аерым пункт­ларын кабат карап чыгарга күрсәтмәләр бирелде, чөнки аны башкаруда барлык структу­ралар катнашырга тиешле. Бил­геле бер шартларда районның җаваплы затларының тарай­тылган составының эше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүгә әзерлекнең яхшы оештырылганлыгы бил-геләп үтелде. Яңа планны төзегәндә барлык структур подразделениеләрнең дә кат­нашуын оештырырга тәкъдим ителде. Район хәрби комисса­риатына мобилизацион чара­лар буенча үзләренә йөкләнгән мәсьәләләрне башкаруда кимчелекләрен төзәтергә ку­шылды.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International