Бер сыердан савылган сөт буенча арттан икенче урында барганга, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус комиссиясе Минзәләгә дә килде.
Комиссия кырыс карарлар кабул итү өчен түгел, урыннардагы хәлне өйрәнергә килгән. Шулай да хуҗалык җитәкчеләренең, белгечләрнең кәефе төшенке иде Кадрәктә үткәрелгән йомгаклар җыелышында. Бигрәк тә “Органик-Групп” агрофирмасында. Алар һаман да үткән елгы күрсәткечләрен куып җитә алмыйлар. Әмма көтүгә кергән таналардан раздой группалары оештырып алга куелган бурычны – җитештерүне 2014 ел белән чагыштырганда 10 процентка арттыру – үтәргә мөмкинлек бирәчәк дигән өмет бар.
Әйе, үсеш бар, шуңа артка юл юк. Йомгаклау утырышында чыгыш ясаган район башлыгы Айдар Салахов Казан комиссиясе аңласын диептер, бүгенге көндә терлекчелек өлкәсендәге башкарылган барлык эшләрне дә санап чыкты. Технологияне саклау, таләпләрне җиренә җикереп үтәү өчен бу четрекле проблеманы уңай хәл итү өчен савымчыларны да әлеге процесска ныграк тартырга кирәклеген ассызыклады.
Иң беренче чиратта хезмәт хакын түләүдәге проблемаларны хәл итү, хезмәткә түләү системасын, ни өчен раздой төркемнәрен оештыру кирәклеген кабат-кабат аңлатырга, очрашып сөйләшергә кирәк.
Югары Тәкермәндә булган хәл савымчылар белән чын күңелдән аралашу, алда торган бурычларны үтәү хезмәт хакы артуга китерүен аңлатучы юк, бугай. Бер сыердан уртача 10 килограмм сөт сауган савымчы, Әтнәдә, Актанышта, башка төбәкләрдә (menzela.ru сайтыннан таблицаны кара) 15-17 килограмм савучыга караганда билгеле инде аз алачак. Бу сәясәт түгел – ә экономика. Шуңа фермалардагы сыерлардан елына 4,5 тонна сөт савып ала башлау өчен җитәкчеләрнең, белгечләрнең, сыер савучыларның бергәләшеп, аңлашып эшләве кирәк.