Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен

2015 елның 9 октябре, җомга

Агымдагы елның 1 октябреннан башлап 31 октябрена кадәр Дәүләт статистикасының Федераль службасы (Росстат) тарафыннан халык санын алуның микроформасы уздырыла, ягъни халык исәбе билгеле бер территорияләрдә генә алыначак. Шул рәвешле өлешчә генә халык исәбен алу 2020 елда узачак Бөтенроссия халык исәбен алуга әзерлектә мөһим бер этап булып тора. Өлешчә халык исәбен алу районда ни рәвешле тормышка ашырыла? Минзәлә районы буенча дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Люция МУЛЛАГАЛИЕВА белән әңгәмәбез дә шул хакта.

– Люция Мизхәтовна, безнең районда микрофор­мада халык санын алу кайсы территорияләрдә уздырыла?

– Мондый төр халык исәбен алу өлешчә генә Хуҗәмәт авылында, ягъни анда 156 хуҗалыкта һәм Минзәлә шәһәренең Вахитов, Восточная, Девонская, М.Җәлил, Нефтьчеләр, Октябрьская, Строительләр, Татарстан урамнарына караган 165 хуҗалыкта узды­рыла. Халык исәбен алучылар барысы икәү. Берсе авылга, ә икенчесе шәһәргә беркетелгән.

– Аларны халык нинди билгеләре буенча таный ала?

– Халык исәбен алучыларның Росстат биргән та­ныклыгы, “Росстат” дип язылган зәңгәр төстәге порт­феле һәм шундый ук язу төшерелгән яктылыкны кире кайтаручы браслеты бар.

– Гражданнарга нинди сораулар бирелә?

– Анда гражданның яше, милләте, гаилә хәле, сәламәтлек торышы, телләр белүе, гаилә керемнәре, балаларның саны кебек темаларга кагылышлы 28 сорау бирелә. Ә гражданнар исә әлеге сораулар­га үз теләкләре буенча җавап бирәләр. Җаваплар исем-фамилияне күрсәтми генә электрон сорашты­ру битенә (планшетка) теркәп куела. Гражданнарга бернинди дә документ күрсәтергә кирәкми, алынган мәгълүматлар конфиденциаль.

– Мондый төр халык санын алулар нигә кирәк?

– Халык белән бергәләп нәтиҗәле эшләү бары­шында илебезнең халык составы турында актуаль мәгълүмат тупланачак. Әлеге мәгълүматлар халык­ка адреслы ярдәм күрсәтүдә, сәламәтлек һәм белем бирү буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру буенча тиешле чаралар планын төзүдә файдаланы­лачак. Шуңа күрә, алда санап кителгән участокларда яшәүче гражданнарның өлешчә халык исәбен алуда актив катнашуларын, халык исәбен алучылар белән әңгәмәгә кереп, сорауларга дөрес җавап бирүләрен теләр идем.

безнең өстәмә

Халык санын алу ун ел саен уздырыла. Аның соңгысы 2010 елда узган иде. Ул вакытта безнең рай­онда 29980 кеше исәпкә алынган. Кызганычка кар­шы, соңгы биш елда әлеге сан мең кешегә кимегән.

Әңгәмәдәш – Дифиза НУРИЕВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International