2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак.
Команда штаб укулары кысаларында, 2019 елның 17 апрелендә, 06.09 сәгатьтә, Минзәлә муниципаль районының Бердәм диспетчерлык хезмәтенә Минзәлә елгасында су биеклеге күтәрелү нәтиҗәсендә Наратлы Кичү авылының 8 йортын (аларда яшәгән ун кешенең берсе бала) су басу турында хәбәр килде.
Яз - көрәк һәм себерке вакыты. Һәр җаваплы гражданин сагынып көтелгән җылы һәм кояшлы көннәрнең мәгънәсен үзе өчен шулай билгеләргә тиеш. Нәкъ менә яз көне табигать яңара, шәһәр-авылларда халык ярдәме белән территорияләр чистартыла, төзекләндерелә, чүп өемнәре юк ителә.
Район хуҗалыкларында көзге культуралар-3700, күпьеллык үләннәр-2600 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-2100, күпьеллык үләннәр-2300 гектарда тырмаланган, дым каплату 5200 гектарда башкарылган.
16 апрельдә Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча хезмәтләрне сатып алуны башкару буенча "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында"гы Законга төзәтмәләрне кабул итте.
Дәүләт хезмәтләре порталы – гади гражданнар, эшмәкәрләр, шулай ук юридик затлар өчен электрон форматта бик күп төрле хезмәтләр күрсәтүче уникаль сервис. Биредә салымнар, дәүләт пошлинасы, ЮХИДИ штрафлары түләргә, суд һәм салым хезмәте буенча бурычларны белергә, табибка язылырга һ.б. хезмәтләр алырга була.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 15 апрель кичендә,16 апрель төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Татарстанда урыны белән томан көтелә.
Минзәлә муниципаль районында "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр рәсем сәнгате дәресләрендә иҗади омтылышларын чикләмиләр.
Команда-штаб укуларын 60 сәгать эчендә, эзлекле рәвештә өч этапта - 2019 елның 16 апрелендә, 6.00 сәгатьтән башлап, 18 апрельнең 18 сәгатенә кадәр уздыру планлаштырыла.
Яз килде һәм инде туйдырып бетергән дубленкалар, туннар һәм мамыклы курткалар урынына юкаларын сайлар чак җитте.