Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының команда-штаб укуларында минзәләлеләр дә катнашачак

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Команда-штаб укуларын 60 сәгать эчендә, эзлекле рәвештә өч этапта - 2019 елның 16 апрелендә, 6.00 сәгатьтән башлап, 18 апрельнең 18 сәгатенә кадәр уздыру планлаштырыла.

16-18 апрель көннәрендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегендә язгы ташуны авариясез уздыруны тәэмин итү, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын саклау белән бәйле мәсьәләләрне эшкәртү буенча Бөтенроссия ведомствоара команда-штаб укулары уздырыла.

Укуларда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы функциональ һәм территориаль подсистемаларының көчләре һәм чаралары, идарә органнары - республика, шәһәр, район һәм муниципаль звено министрлыклары, ведомстволары, оешма, учреждение һәм предприятиеләре катнаша.

Беренче этапта башлыча укулар башлану, су басу чоры һәм янгын куркынычы сезоны белән бәйле вакыйгалар һәм Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы һәм "Югары хәзерлек" функцияләшү режимы кертелү турында сигналлар ирештереләчәк.

Икенче этапта - "Су басу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү буенча эш оештыру, шулай ук ташу суларын авариясез үткәрүне тәэмин итү буенча чараларны оештыру (17 апрель, 06.00 - 18 апрель, 18.00).

Өченче этапта - (18 апрель 06.00 - 18 апрель 18.00)

параллелҗ рәвештә ике уку мәсьәләсен хәл итү планлаштырыла:

беренче - табигый янгыннар нәтиҗәсендә килеп туган гадәттән тыш хәлләрне ликвдиацияләү;

икенче - торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын урман янгыннарыннан саклау буенча практик чаралар башкару.

 

 

http://menzela.ru/news/ekstrennye-sluzhby/v-komandno-shtabnykh-ucheniyakh-mchs-primut-uchastie-i-menzelintsy

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International