Минзәлә муниципаль районында "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр рәсем сәнгате дәресләрендә иҗади омтылышларын чикләмиләр.
Белгечләр җитәкчелегендә балалар картиналар ясап кына калмыйлар, төрле материаллардан эшләнмәләр ясыйлар - үз тернәкләндерү үзәгенең диварларын бизиләр.
Инновацияле технологияләр, арт-терапия кулланып, балалар үзләрен һөнәри ориентация юнәлешендә күрсәтәләр, иҗади мөмкинлекләрен ачалар.
Интерьерны үз куллары белән бизәп, балалар эшкә күңелләрен биреп, игелек өләшәләр, күнекмәләр булдыралар. Физик һәм психологик киеренкелекне бетерәләр, аралашуда каршылыкларны җиңәләр.