Бүгенге заман кешесенә тормышын интернеттан башка күз алдына китерү авыр. Шуның өчен дә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү һәм дәүләт функцияләрен башкару халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүдә өстенлекле юнәлеш булып тора.
Әлеге сервис бәрабәренә бетмәс озын чиратлар һәм кәагзь квитанцияләр турында онытырга була. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү (газ, электр энергиясе, су) теләсә кайда һәм үзегез өчен уңайлы вакытта башкарыла. Мондый операцияне кайда башкаруыгыз мөһим түгел, интернет кына булсын.
ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы уңайлы һәм ышанычлы сервис буларак популярлыгын арттыруын дәвам итә.
Порталда төрле хезмәтләрне комиссиясез түләү мөмкинлеге киңәя.
Техник авырлыклар туган очракта, тәүлек әйләнәсе эшли торган контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә була, тел.: (843)5-114-115.