Берничә еллар дәвамында Алабуга шәһәрендә уза торган Спас ярминкәсе катнашучыларга яңа белемнәр, күңелле хатирәләр һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итүче иҗат бәйрәме булып тора.
25 июльдә Авзалова Бибикамал Шәвәли кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
"2015-2011 елларга Минзәлә районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" программасы кысаларында Башлык ярдәмчесе Марк Токарев һәм Иҗтимагый совет комиссиясе әгъзалары белән берлектә социологик тикшеренү уздырылды.
1 нче урта мәктәп укучылары яр буе территориясен чистарту буенча "Чиста яр" экологик акциясен уздырдылар.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы тарафыннан 2019 елның беренче яртыеллыгында кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү турында 3800гә якын гариза кабул ителде.
Социаль якланмаган категориягә керүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 13.07.2019 елда "Цифрлы телевидение тапшыру сигналын кабул итү өчен цифрлы телевидение приставкасы һәм (яисә) телевидение антеннасын сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында"гы №574 карары кабул ителде.
25 июльдә Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне Һава Абдулла кызы Хәнипова юбилеен билгеләп үтте.
24 июльдә Дәүләт Думасы "Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турында"гы, "Җинаятьчел, терроризмны финанслау юлы белән алынган керемнәрне легальләштерүгә каршы тору турында"гы Федераль законнарга төзәтмәләр, шулай ук микрофинанслаучы компанияләргә таләпләрне катгыйландыручы таләпләр өченче, соңгы укылышта кабул ителде.
Минзәлә муниципаль районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәге базасында инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар һәм хезмәткәрләр өчен "Демография" илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында семинар оештырылды.
24 июльдә Минзәләдә хатын-кыз автомобильчеләр арасында машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсының район этабы узды.