25 июльдә Авзалова Бибикамал Шәвәли кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветеранын бу истәлекле дата белән район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина котлады. Ул ветеранга җылы сүзләрен җиткерде. Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, шулай ук район башлыгы Айдар Салаховтан истәлекле бүләк тапшырды. Эльвира Хәбибуллина ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибар тоеп гомер итүен теләде.
Бибикамал Шәвәли кызы Минзәлә районының бикбау авылында дөньяга килгән. Сугыш чорында колхозда эшләгән. Хуҗәмәт авылында балалар йортында кер юган. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә әби янына 7 оныгы, 9 оныкчыгы килеп йөри.